-
Портфолио педагога
-
Портфолио педагога
2021
Орчык бәйрәме
![IMG-20210317-WA0005[1].jpg](/upload/4394/images/big/3d/f0/3df01fd03a6d9a65b50067e10d0fdd0e.jpg)
По давней традиции, на " Орчык өмәсе", когда хозяева заготавливают овечью шерсть, приглашают близких друзей, родных и соседей на помощь. Кто-то очищает шерсть, кто-то прядет пряжу, а кто-то вяжет.
Өй күренеше. Зал татарча
бизәлгән.
Зал оформлен в стиле татарской деревенской
избы.
Алып баручы (ӘБИ): Кызым, бар иптәш кызларыңны чакырып кайт. Әтие белән әние утырмага киттеләр, бүген бездә аулак өй – Орчык бәйрәме үткәреп алыйк.
Кызлар җеп эрләрләр, мин тәм – томнар пешереп сезне сыйлармын. Гөлназ
апаңнарныда чакыр.
Иди доченька, сходи позови своих подружек на праздник.
Кыз (бала): Ярар, әбием, хәзер чакырып кайтам.
Кыз балалар янына барып,
аларны чакыра: Арина, бездә бүген аулак өй. Бүген кич безгә кил, көнҗәлә белән орчыгыңны да алып кил.
Чакырылган кызлар исәнләшеп өйгә керәләр. Әби көнҗәләргә йон (сүс) бәйли. Кызлар җеп эрләргә утыралар. Девочки
заходят, садятся, начинают работу.
Алып баручы: Балалар, элек кышкы
коннәрдә, эти-әниләре кунакка киткән чакта, яшьләр жыелышып аулак өй
оештырганнар, шул ук вакытта яшьләргә орчык бәйрәме дэ
ясаганнар. Ул өмәләрдә алар жырлар да жырлаганнар, уеннар уйнаганнар, hәм төрле
тәм-томнар пешереп сыйланганнар.
Ведущий: В долгие зимние
вечера, когда родители ходили в гости или по делам, молодежь собиралась на
вечеринки – посиделки, устраивали праздники.
В таких праздниках они и работали,
и шутили, пели песни, играли в игры и угощались.
Алып баручы: Борын заманнарда ук
көзге уңышларны җыеп алгач,
авылларда орчык өмәсе үткәрелгән. Бу өмәне бигрәк тә кызлар көтеп алганнар. Анда
алар үзләренең уңган – булганлыкларын күрсәткәннәр. Шаян сүз, җыр, бию, уен белән аралашкан эш бик тиз
барган.
Алып баручы: Менә бу – көнҗәлә , монысы – орчык
, кул белән җеп эрләү коралы. Бер башы
тупыйк, икенче башы нечкә итеп эшләнгән таякчык. Белгәнебезчә, элек тукылган кием
кигәннәр. Тукыма туку өчен йоннан (сүстән) җеп эрләргә кирәк. Бер пот сүстән (16,3 кг) җеп эрләү өчен 955 сәгать кирәк булган. Шуның өчен 5яштән кызларны җеп эрләргә өйрәткәннәр. Хәтерлисезме Ш. Перро
“Йокыга талган кыз” әкиятен, ул да бит җеп эрләгәндә орчыкка кадалып йокыга киткән.
Ведущий: Вот это прялка, это веретено. Это приспособление
для прядения, стержень для завивания нити.
Ведущий: Давным-давно носили
льняную или шерстяную одежду, чобы сшить одежду надо было напрясть нити. К этой
работе приступали осенью, после окончания уборки урожая, чтобы спрясть нитки из
одного пуда (16,3 кг) подготовленного
волокна требовалось 955 часов работы. Девочек уже с 5 лет начинали приучать к
домашним работам. Помните сказку Ш. Перро! Спящая красавица”. Она тоже пряла и укололась веретеном. А сейчас начинаем Праздник
веретена.
Хәзер үзебезнең “Орчык бәйрәмен” башлыйбыз.
Кыз (бала): Әйдәгез,
кызлар җырлап җырлап эшлик әле! Споем-те, друзья!
Татар халык җыры “Дустым
бар”
1.Уң ягымда дустым бар
Сул ягымда дустым бар
Тугәрәк, түгәрәк
Нинди матур түгәрәк
2. Уң ягымда дустым бар
Сул ягымда дустым бар
Без шатлык таратабыз
Җырларга яратабыз
3.Өмәләргә барганда. Барганда
Орчык, көнҗәлә кирәк, бик кирәк
Түгәрәк, түгәрәк
Йомгагыбыз түгәрәк.
Алып баручы (ӘБИ): Бик матур җырладыгыз,
яшь чакларым искә төште. Без яшь чакта мәкальләр дә әйтешә идек. сез беләсезме?
Кызлар берәм-берәм мәкальләр әйтешәләр, әби мәкальнең эчтәлеген
аңлата.
1. Эш беткәч, уйнарга ярый. Кончил дело – гуляй смело!
(беренче чиратта эшне эшләргә кирәк, уен качмый ул).
2. Кем эшләми – шул ашамый. Кто не работает – тот не ест.
(Эшләмәгәч ашарына булмый шул инде).
3. Китап – белем чишмәсе. Книга – источник знаний.
(Китап укыган кешенең белеме күп була, китапта белем бердә бетми).
4. Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма. Нет друга – ищи, а найдешь – береги.
(Тормышта дуслар гел кирәк шул, аларны
югалтырга, үпкәләтергә ярамый).
Алып баручы (ӘБИ): Нинди уңган, булган, бик күпне белүче икән кызларым. Бераз ял
итеп чәйләр эчеп алыйк. Садитесь за стол, красавицы, попьем чайку, угощаемся.
Чәйдән соң Кыз бала (Девочка):Никтер күңелсез булып китте, әллә малайлар белмиме икән бездә орчык өмәсе икәнне? Почему мальчики не идут к нам в гости?
Алып баручы (ӘБИ): Белмичә калмаслар белерләр, килерләр. Мин табышмакларыма җавап та табыгыз әле, кызларым. Сейчас,я вам загадаю загадки.
1.
Әйләнәм дә әйләнәм
Тирем чыкмый
Әйләнгән саен юанам
Верчусь,
верчусь- не потею
Только
более толстею ( орчык, веретено)
2. Кисеп
алдылар, чистарттылар,
Йомшаргач таякка бәйләделәр
Стригли,
чесали
Чисто,
пушисто- к доске привязали. (Йон, шерсть)
3.
Йомшакмын, түгәрәкмен,
Койрыгым да бар
Ләкин песи түгел.
Я
мягкий, круглый
И
с хвостом
Только
я не кошка. (йомгак, клубок)
4.
Дүрт аяклы бер болыт
Җирдә йөри чабып.
Облачко
с четырьмя лапами
По
полянке бегает(сарык, овечка)
Алып баручы (ӘБИ): Менә рәхмәт кызларым. Спасибо, девочки, умницы мои.
Ишек шакыган тавыш ишетелә.
Стук в дверь.
Алып баручы (ӘБИ): Кем бар анда?
Малай (Мальчик): Без, малайлар! Без дә өмәгә килдек. Кертегез әле безне дә! Мы, мальчики, пришли к вам на праздник!
Малайлар: Исәнмесез, кызлар!
Кызлар: Исәнмесез, малайлар!
Малай: Сездә зур бәйрәм икән. Җепләрегез ак булсын, нык
булсын. Хуҗа кызны карда аунатып керик, егетләр! У вас праздник.
Мы желаем вам всего хорошего.
Уен-тамаша: шаян җырлар җырлау. (Дети поют песни на татарском языке).
Уен-тамаша: шаян җырлар җырлау.
Кызлар: Әнә килә автомобиль
Төягәннәр калайлар
Безнең бакча малайлары
90
яшьлек бабайлар.
Малайлар:Әнә килә автомобиль
Төягәннәр капчыклар
Безнең бакчаның кызлары
80 яшьлек карчыклар.
Кызлар:Иртән торып тышка чыксам,
Кырмыска утын кисә
Кара сарык биеп йөри,
Сыер
чәбәкәй итә.
Малайлар:Ике сарык юлга чыккан
Кулларында чемодан
Иреннәрен буяганнар
Ә
битләре юмаган.
Малай:
Малайлар, кызлар, әйдәгез “Капкалы” уены уйнап алабыз. Давайте, поиграем в игру “Капкалы”.
Балалар парлашып түгәрәккә басалар. Бер пар
уртада кала. Көй барышында уртадагы пар кырый парлар
капкасыны берсенен кереп урыннарына басалар, урынсыз калган пар уртага баса hәм икенче капкага йөгереп керә. Уен дәвам итә. Көй туктагач, урынсыз
калган парларга җәза бирелә.
Кыз: Әйдәгез, Орчык өмәсе булгач йомгак уены да
уйныйбызмы?.
Кыз: Әй-әй, малайлар, кызлар таң атарга да күп калмаган, вакытта соң икән, әти-әни дә кайтып җитәр, таралышыр вакыт җиткән бит. Хушыгыз,сау
булыгыз, икенче өмәләргә кадәр барыбыз да исән – сау булыйк! Девочки и мальчики! Уже рассветает. Всем
большое спасибо. До свидания!
Иң матур сүз: Ата - аналар hәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия.-Казан:Мәгариф,2000 и интернет ресурсы
Поделиться в социальных сетях:
Орчык бәйрәме
![IMG-20210317-WA0005[1].jpg](/upload/4394/images/big/3d/f0/3df01fd03a6d9a65b50067e10d0fdd0e.jpg)
![IMG-20210317-WA0003[2].jpg](/upload/4394/images/big/52/b7/52b78599c0a29026369aaaa87d85b697.jpg)
![IMG-20210317-WA0006[1].jpg](/upload/4394/images/big/63/b8/63b81723e0b41994c9a9f7d15cf58c3f.jpg)
![IMG-20210317-WA0002[1].jpg](/upload/4394/images/big/b2/3f/b23fda328b8b4d559b64d8731583b0f3.jpg)
![IMG-20210317-WA0005[1].jpg](/upload/4394/images/thumb/3d/f0/3df01fd03a6d9a65b50067e10d0fdd0e.jpg)
![IMG-20210317-WA0003[2].jpg](/upload/4394/images/thumb/52/b7/52b78599c0a29026369aaaa87d85b697.jpg)
![IMG-20210317-WA0006[1].jpg](/upload/4394/images/thumb/63/b8/63b81723e0b41994c9a9f7d15cf58c3f.jpg)
![IMG-20210317-WA0002[1].jpg](/upload/4394/images/thumb/b2/3f/b23fda328b8b4d559b64d8731583b0f3.jpg)
ВНИМАНИЕ!
Срок действия лицензии окончен 16.04.2022
Для получения информации с сайта свяжитесь с Администратором по телефону 88007757147